Анда шәһәр һәм район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаган 150 дән артык кеше катнашты.
Укучылар актлар залына җыелды, ә аннан соң техникум буйлап экскурсиядә булдылар.
Чарада катнашучыларны техникум директоры Алевтина Александровна Граф сәламләде. Аннары директорның укыту-методик эш буенча урынбасары Руфина Сәлимгәрәевна Мостафина 2023-2024уку елында кабул ителәчәк һөнәрләр һәм белгечлекләр белән таныштырды, уку йортына керү шартлары, матди-техник базасы һәм укудан тыш студент тормышы турында сөйләде.
Ачык ишекләр көненең иң кызыклы өлеше мәктәп укучылары өчен мастер-класслар булды. Балалар җиңел автомобиль, комбайн, бульдозер, трактор, Камаз йөк автомобилендә машина йөртүчеләр ролендә булдылар, автомеханик ролендә автомобильнең хаталарына компьютер диагностикасы үткәрделәр.
Мәгълүмат системалары һәм ресурслар операторы ролендә булдылар, Microsoft Publisher программасында визиткалар ясауда катнашты һәм Нурлат аграр техникумы музее экспонатлары белән дә таныштылар.