15 апрельдә Татарстанда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" Федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектларын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү башлана

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 15 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектларын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Республиканың 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр гражданы теге яки бу иҗтимагый һәм ишегалды территориясе өчен үз тавышын бирә алачак.

Иң күп тавыш җыйган проектлар киләсе елга төзекләндерү өчен исемлеккә керәчәк.

Узган ел белән чагыштырганда, җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының ишегалды территорияләренең беренче чираттагы исемлеген билгеләү буенча тавыш бирү белән берләштерү планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International