Кичә Балалар иҗаты үзәге базасында гомуми белем бирү оешмалары директорларына ноутбуклар тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш һәм Мәгариф министрлыкларының финанс ярдәме белән Нурлат педагоглары 373 яңа ноутбук алды.
- Укытучы һәм педагог елы кысаларында республикада укытучыларны тулы күләмдә ноутбуклар белән тәэмин итү программасы старт алды. Бу инде техниканың икенче партиясе, узган елның октябрендә 157 данә кайткан иде, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге начальнигының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Наталия Хәмидуллина.
Яңа техниканың белем сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәге турында педагоглар үзләре дә сөйли.
- Бер дәрес яки класстан тыш чара да презентациясез, визуаль әсбаплар күрсәтмичә үтми, һәм ноутбуклар монда бик кирәк. Берничә ел элек бирелгәннәр инде искергән, ә яңалары заманчарак һәм куәтлерәк, – дип уртаклашты шәһәрнең 3нче мәктәбе директоры Ольга Куралова.
Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, районда барлыгы 525 укытучы эшли, аларның 90 проценты быелгы уку елында яңа ноутбуклар белән тәэмин ителгән.