Изге Рамазан аенда балалар һәм аларның әти-әниләре имам хатыйб Габделхәмит хәзрәт чакыруы буенча ифтарга килделәр.
«Үзеңә ышан» проектында катнашучылар микрорайон халкының кунакчыллыгы һәм дуслыгы белән сокландылар. Аларның күбесе төркем һәм проект ихтыяҗлары турында күбрәк белү теләге белән бик кызыксынды. Кич тәмле ризык һәм кызыклы сөйләшүләргә бай булды.
Балалар һәм ата-аналар яңа дусларыбыз бүләк иткән җылылык һәм дуслык хисе кичерешләре белән таралышты.