Нурлатта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында мөһим тема буенча фикер алыштылар.
Утырыш КЧС һәм ОПБ рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды.
Күзәтчелек эшчәнлегенең ведомствоара бүлеге башлыгы Рифкать Йосыпов 2023 елда Нурлат районы территориясендә җитештерү объектларын һәм торак пунктларны язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорга әзерләү чаралары турында хәбәр итте. Биредә 2023 елга Нурлат районының су объектларында кешеләрнең һәлак булу куркынычын киметү планын гамәлгә ашыру барышы турында да фикер алыштылар.