Нурлат районында учаклар кабызу һәм коры үләнне яндыру тыела

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы-җәйге янгын куркынычы сезоны якынлашу сәбәпле, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрендә коры үләнне яндыру аркасында янгын чыгуны булдырмау максатыннан нурлатлыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәләр.

Коры үләннәрне, кипкән кураларны яндыру, шулай ук учаклар ягу тыела!

Янгын куркынычы булган чорда урманда катгый тыела:

- учаклар кабызу, мангаллар куллану, башка ризык әзерләү җайланмалары;

- тәмәке тарту, янган шырпыларны, тәмәке төпчекләрен ташлау, тәмәке тартканда кайнар көлне селкетү;

 урманда майлы яки бензин, керосин һәм башка янучан матдәләр белән сугарылган чүпрәкләр калдырырга;

 эчке яну двигательләренең бакларын эшләп торганда ягулык белән тутырырга, двигательнең системасы төзек булмаган техниканы эшләтеп җибәрергә, шулай ук ягулык белән тутырылган машиналар янында тәмәке тартырга яки ачык уттан файдаланырга;

 кояш белән яктыртылган урман аланында шешәләр, пыяла кисәкләре, башка чүп-чар калдырырга;

 үләнне яндыру.

Ут белән сак булыгыз! Сезнең куркынычсызлыгыгыз сезгә бәйле. Әгәр дә сез янгынны күргән булсагыз, битараф калмагыз, аны кулдан килгән чаралар белән сүндерергә тырышыгыз, шулай ук 101 (стационар телефоннан) яки 112 (мобиль телефоннардан) телефоннары буенча янгын-коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Язгы коры үләнне яндырмагыз һәм бу шөгыльнең зыянын башкаларга да аңлатыгыз!

73 нче ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International