Нурлатта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры катнашында район үзәк хастаханәсе медицина советы узды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашындагы киңәйтелгән медицина советында 2022 ел эшенә йомгак ясалды, агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләделәр.

Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев конференциядә катнашучыларны учреждениенең узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Демографик хәлгә басым ясады, ул туучылар санының кимүе һәм халыкның картаюы белән характерлана. «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны, COVID-19 авыруын кичергән пациентларны тирәнтен диспансерлаштыруны, кадрлар дефицитын бетерүне һ. б. агымдагы елга өстенлекле бурычлар дип билгеләп үтте.

Шәһәрнең стационар хезмәте белгечләргә кытлык кичерми. Бүгенге көндә нибары 8 белгеч кирәк. Бу хакта кадрлар бүлеге начальнигы Эльмира Хаммядиева хисап тотты. Баш табибның цифрлы трансформация буенча урынбасары Владислав Баландин «Сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру»региональ проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Хастаханә хезмәткәрләренә авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

"Барлык нурлатлылар исеменнән хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Барысы да уңышлы булсын. Кулдан килгәнчә без дә ярдәм итәчәкбез», – диде Алмаз Сәлимович.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Нурлатны динамик үсештә булган муниципалитет буларак билгеләп үтте. Ул халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга аерым игътибар бирелүенә шатланып гаҗәпләнде. Сәламәтлек саклауга кагылышлы проблемалы мәсьәләләргә дә тукталды.

"Өстенлекле бурычларның берсе-демографик күрсәткечләрне арттыру. Нурлат башка төбәкләрдән проблемалары буенча бернәрсә белән дә аерылып тормый. Уңай яклары штат, табиблар һәм урта медицина персоналы тарафыннан җитди комплектланган булуында. Шулай ук өстенлекле бурычлар арасында диспансерлаштыру билгеле бер авыруларның куркыныч төркемен ачыклау һәм вакытында ярдәм күрсәтү. Чөнки бу үлемне киметергә, гомер озынлыгын арттырырга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Мансурович.

Традиция буенча, чарада сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Семен Федотов бу һөнәргә бөтен гомерен багышлаган. Аксубай районында туып үскән, 1976 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Чистай заводы базасында интернатура узган, аннан соң Нурлат район хастаханәсенә табиб булып килгән. Шул вакыттан бирле ул нурлатлылар сәламәтлеге өчен тугры хезмәт итә. Ул «Татарстан Республикасының Атказанган табибы»дигән мактаулы исемгә лаек булды.

"Мин Нурлатка 50 ел элек килдем. Нурлат хастаханәсе бусагасын атлап кергән чорда, коллектив кечкенә булса да, кайбер табиблар минем остазларым булды.

Мондый югары бүләк өчен мин бик рәхмәтле. Ул миңа зур җаваплылык өсти. Бу ышанычны җитәкчелек һәм хезмәттәшләрем алдында акларга тырышырмын», – дип уртаклашты Нурлат үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табибы Семен Федотов.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен нурлатлылар төркемен ТР Министрлар Кабинеты, ТР сәламәтлек саклау министры Рәхмәт хаты, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, Нурлат районы Башлыгының һәм Нурлат үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Алмаз Әхмәтшин сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга районыбыз символын-ат сынын тапшырды. Шундый ук бүләк - Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллинга да тапшырылды.

Чарадан соң сәламәтлек саклау министры Марсель Мансурович район хастаханәсенең инфекцион һәм хирургия бүлекләрендә булды, операция блогында булды, персонал белән әңгәмә корды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International