Беренче булып КФХ хезмәткәрләре Ә.И. Сөләйманов чыкты.
Нурлат муниципаль районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып чәчүгә кереште. «Сөләйманов Ә.И». крестьян-фермер хуҗалыгында арпа чәчелә, басуларда ике агрегат эшли. Эш ике сменада оештырылган.
Быел хуҗалык хезмәтчәннәренә 18 мең гектар мәйданда язгы чәчү үткәрергә туры киләчәк.
Гомумән алганда, район буенча чәчү мәйданнары 76 мең гектар тәшкил итә, шуның 50 мең гектарын бу язда чәчәргә кирәк булачак.