Бүген РФ Мәгариф отличнигы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы Ислам Кәрим улы Бәхтияров 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Хөрмәт сүзләре белән ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлау открыткасын тапшырды, үзе бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
"Барлык яшь буын нурлатлылар өчен сез патриотизм, Ватанга карата мәхәббәт һәм җаваплы мөнәсәбәт үрнәге, – дип мөрәҗәгать итте аңа Алмаз Сәлим улы. - Сезгә сәламәтлек, якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим, сез әле тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез»