Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре язгы бөртекле культуралар орлыкларының авырулар белән зарарлануын билгеләү эшен дәвам итә.
Ел башыннан 121,94 мең тонна орлык анализланган, барлыгы 1464 үрнәк тикшерелгән.
Учреждение мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 30 мартына орлыкларда фузариоз инфекциясе ачыкланган, гельминтоспориоз һәм альтернариоз инфекцияләр, күгәрек гөмбәләре (мукор) өстенлек итә.
Язгы бодайда орлыкларның авырулар белән зарарлануының уртача проценты 21,1% тәшкил итә (2022 ел 20,8%), шулардан гельминтоспориоз 4,7%, фузариоз 0,63%, альтернариоз 8,06%, күгәрек белән 6,2%. Гельминтоспориозның максималь күрсәткече 14% Әтнә районында билгеләнгән.
Арпада орлыкларның авырулар белән зарарлануының уртача күрсәткече 23,6% (2022 ел 26%), шуларның гельминтоспориоз 5,8%, фузариоз 0,35%, альтернариоз 11,3%, күгәрек 4,17%. Гельминтоспориозның максималь күрсәткече 16% Алабуга районында билгеләнгән.
Орлыклар фузариоз-гельминтоспориоз күгәреге белән түбән дәрәҗәдә зарарланганда (10%ка кадәр), белгечләр, аларны агулаганда әйләнә-тирә мохитне пычратуга китерми торган, экологик зарарсыз һәм икътисадый яктан отышлы биопрепаратлар кулланырга киңәш итәләр. Болар - Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин һ.б.лар. Орлыкларның зарарлануы югары дәрәҗәдә булганда, агулауны химик препаратлар кулланып башкарырга кирәк.
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан филиалында хәбәр итүләренчә, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бу көннәрдә агулау машиналарын кабул итү бара. Арча, Алабуга, Чистай муниципаль районнары хуҗалыклары техник торышын тикшерүгә һәм агулау машиналарын кабул итүгә беренчеләрдән булып керештеләр. Филиал белгечләре әлеге агрегатларны кабул итү буенча комиссия эшендә актив катнаша.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре язгы бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыкларын эшкәртүне һәм калибрлауны дәвам итәләр. Россельхозцентрның район бүлекләре белгечләре орлыкларның чәчү сыйфатларын тикшерәләр, кирәк булганда аларны чистарту һәм калибрлау буенча киңәшләр бирәләр.
Агымдагы елның 30 мартына саклауга салынган 419 мең тонна язгы бөртекле культура орлыгының 352,4 мең тоннасы чәчү сыйфатына тикшерелгән, бу орлык ихтыяҗының 110%. тәшкил итә (ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча ихтыяҗ 322 мең тонна тәшкил итә). Орлыкларның 39% оригиналь һәм элиталы, 47% репродукцияле, 8% массакүләм репродукцияле, 4% сортлы булмаган орлыклар.
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы.