Кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән нурлатлыларны бүген Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин кабул итте.
Сөйләшү түгәрәк өстәл артында барды. Район башлыгы хезмәт белән генә түгел, гомумән, гаиләләренең кәефе, аларның көнкүреш проблемалары белән дә кызыксынды.
Монда ук шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин хәрбиләр өчен каралган өстенлекләр турында сөйләде.