2023 елның 4 апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның янгын куркынычлыгының 3 классы урнаштырыла. 2023 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычлыгының 3 классы сакланачак
Төрле бәла – каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, стационар һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.