2023 елның беренче өмәсендә партия, башкарма комитеты белгечләре, шәһәр Советы депутатлары, беренчел бүлекчәләр секретарьлары һәм «Бердәм Россия»партиясе активистлары катнашты.
Бергәләп тырышлык белән «Тимер юлчылар» скверында һәм «Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә» һәйкәле территориясендә тәртип урнаштырдылар.
Үз үрнәкләре белән тирәлегебезгә үз мөнәсәбәтләрен күрсәткән, аны яхшырткан һәм үзгәрткән шимбә өмәсендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез.