Шахмат буенча Нурлат районы кубогын Михаил Безруков яулады

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районы кубогына шахмат буенча ярышлар 25 нче тапкыр узды.

Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубында Нурлат районы кубогына уеннар тәмамланды. Финалда районның тәҗрибәле шахматчылары Владислав Герасимов һәм Михаил Безруков очрашты. Нәтиҗәдә, Кубокны Михаил Безруков яулый, ул күптән түгел шахмат буенча район чемпионатында җиңүче булды.

Шушы көннәрдә шахмат-шашка клубында бүләкләү булды: Михаил Николаевичка район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән бүләк, Грамота һәм медаль тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шахмат буенча район Кубогы чемпионат нәтиҗәләре буенча уйнала. Бу юлы ул хуҗасын алмаштырмаган. Михаил Безруков узган ел да Кубок җиңүчесе булды бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International