Нурлатта озын гомер үзәгенә массаж креслосы тапшырдылар

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Озын гомер үзәгенә йөрүчеләр сәламәтлекләрен актив ныгыталар.

Үз дәресләрендә актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәгенә йөрүче өлкән яшьтәге нурлатлылар физик сәламәтлекләрен генә түгел, психологик сәламәтлекләрен дә яхшырта.

Үзәктә катнашучылар скандинавия йөреше белән мавыгалар һәм шушы көннәрдә алар: таяклар алып, яңа төзелгән «Игелек» скверына юл алды. 

Коллектив йөрү һәркемгә ошады. Моннан тыш, атнага 2-3 тапкыр алар өчен психолог Наталия Куприна дәресләр үткәрә. “Ул депрессия, игътибар һәм хәтер кебек темаларга ир – ат һәм хатын-кыз логикасы буенча сөйли", - диде үзәк җитәкчесе Анжела Закирова.

Ә шушы көннәрдә Кызыл Хачның Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Сафиуллин озын гомер үзәгенә массаж креслосы бирде. Үзәк әгъзалары рәхмәт белән җайланманы кабул иттеләр һәм хәзер аны шөгыльләрендә рәхәтләнеп кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International