Бикүледән шәхси эшмәкәр Иршат Зәйнуллин агротуризмны үстерергә ниятли

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бу хакта ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшинга  сөйләде.

Диңгез ярында яки тауларда ял итү, әлбәттә, начар түгел, ләкин ерак сәяхәткә чыгу өчен кесәдә җитәрлек акча булырга тиеш. Күпләр, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, ял көннәрен авылда, саф һавадан ләззәтләнеп, парлы сөт эчеп, мунчада парлар биреп үткәрергә теләүчеләр шактый. Авылда якыннарың булса яхшы да ул... Әгәр юк икән, аларга тиздән Бикүледән Иршат Зәйнуллин шундый мөмкинлекләр тәкъдим итәчәк.

Озакламый без аның хуҗалыгы территориясендә гаилә ялы өчен корылмалар әзер дияргә була. Ферма территориясе аша үтеп, бакчага керәсең, анда алма агачлары арасында беседка, чын мич белән җәйге кухня урнашкан. Анда камыр ризыклары  һәм хәтта түгәрәк ипи дә пешерергә мөмкин. Монда ук шашлык әзерләү өчен урын төзелгән. Гаилә, дуслар белән очрашыр өчен, кухняда өстәл бар, җәйге җылы кичләрдә беседкада да утырырга мөмкин. Ләкин иң күп ял итүчеләрне бассейнлы сауна кызыксындырыр.

Авылларда мини-ял базасы булу, бәлки, халыкны, бигрәк тә яшьләрне, туган илендә калырга җәлеп итәр. Авыр хезмәт көненнән соң мондый шартларда ял итүдән кем баш тартыр икән?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International