Нурлатта яңа юл билгеләре куелды

2023 елның 1 апреле, шимбә

Нурлатлыларның «Халык контроле» информсистемасына мөрәҗәгать итүләре нәтиҗәсендә шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.

Мондый мөрәҗәгатьләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия утырышларында караганнан соң, аның әгъзалары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә теге яки бу карарны комиссияле кабул итү өчен урыннарга чыгалар. Менә бу атнада район башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлегенең әйдәп баручы белгече Жанна Канафиева өлкән дәүләт автоинспекторы Олег Анжаков белән шәһәрнең барлык микрорайоннарында хәлне тикшерделәр.

- Мондый чараларны без елына ике тапкыр, һәр яртыеллыкта үткәрәбез. Юл билгесен кайда урнаштырырга яки искесен сүтәргә, тизлек режимын чикләргә кирәклеген ачыклыйбыз. Әйтик, узган ел район юлларында 70тән артык яңа билге, ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган. Аларның кайберләре – халык үтенече буенча, менә шундый күчмә комиссияләр барышында ачыкланганнары да бар. Тулаем алганда, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен районда масштаблы эш алып барыла, – диде Жанна Александровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International