Нурлатта узган беренче язгы ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату 45 сәүдә ноктасында барды

2023 елның 1 апреле, шимбә

Нурлатта беренче язгы ярминкә узды. Аның ассортименты һәм продукциягә бәяләре белән иртән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.

Ярминкә авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлелеге белән аерылып тора: арпа, бодай, ит, сөт продукциясе, колбаса эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, бал, балык, кош ите, җиләк-җимеш, яшелчә, киптерелгән җиләк-җимеш, үсентеләр, орлыклар... Зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, авыл җирлекләре башкарма комитетлары авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан да продукция алып килде. Чияле Алан авылыннан Хвалеевлар ярминкәгә үзләреннән арткан продукцияне алып килгән: дүрт төрлеы бәрәңге сорты, аш чөгендере һәм хәтта юылган кишер дә. Ирле-хатынлы Людмила Владимировна һәм Аркадия Захарович бергә 65 ел гомер итә. Олы яшьтә булуларына карамастан, бакча тоталар. "Без эшкә күнеккәнбез, эшсез булдыра алмыйбыз. Ярминкәләргә керем өчен чыкмыйбыз, пенсия җитәрлек", - диләр алар.

Нурлат ярминкәләре күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында да популяр. Һәм бу юлы үз продукциясен сату мөмкинлеге белән Самара өлкәсендә яшәүче Юрий Тихонов килде, ул каен согы алып килде. "Бу шифалы, табигый эчемлек. Бик файдалы", диде ул.

Гомумән алганда, беренче язгы ярминкә нурлатлыларны сөендерде. Чөнки биредә базар бәяләреннән түбәнрәк бәягә сатып алырга мөмкин булган продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International