Нурлатлылар партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

2023 елның 1 апреле, шимбә

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә кушылды. Көн дәвамында партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә Нурлат районыннан 7 кеше мөрәҗәгать итте.

Алар белгечләрдән квалификацияле консультатив ярдәм алдылар.

"Кабул итүләр барышында нурлатлыларга мирас, торак, бүләк итү килешүе рәсмиләштерү, фатир сатып алганда ана капиталы акчалары белән идарә итү буенча консультацияләр бирелде. Шулай ук нурлатлылар бердәм пособиегә хокук алу, җир чикләрен рәсмиләштерү һ.б. сорауларга җаваплар алды», – дип билгеләп үтте җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Индира Шәфыйкова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International