Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин нурлатлылар өчен ифтар мәҗлесен үткәрде

2023 елның 1 апреле, шимбә

Кичә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәгариф үзәгендә узды.

Ифтарга Нурлат шәһәренең һәм Нурлат районының 75ләп кешесе, шул исәптән мәчет имамнары, хәйриячеләр чакырылган иде. Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Нурлат якташлыгы җитәкчесе Фәрит Фәез улы Мифтахов килде.

Ифтар башланыр алдыннан кунаклар район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Мәгариф үзәге залларында татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган көнкүреш әйберләре, милли бизәнү әйберләре, милли курчаклар һәм башка күп эшләнмәләр тәкъдим ителде. Экспозиция район мәгариф учреждениеләре көче белән тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә әзерләнде. Шулай ук район мөхтәсибәте фондыннан, Нурлат шәһәре Кама аръягы региональ тарих музее әзерләгән дини китаплар күргәзмәләре дә катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде.

Экспозицияләр белән танышканнан соң Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Алмаз Әхмәтшин нурлатлылар очрашты. Республика мөфтие барысын да изге Рамазан ае башлануы белән котлады, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу турында үгет-нәсихәт бирде, игелек кылырга чакырды. Нурлатлылар дин каноннарына, йолаларны үткәрүгә кагылышлы кызыклы сораулар бирергә мөмкинлек алдылар. Түбән Нурлат микрорайонындагы мәчетләрнең берсенең Имам-хатыйбы Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов хөрмәтле кунакларга Нурлат районы мәчетләре тарихына багышланган күптән түгел генә басылып чыккан үз китабын бүләк итте.

Чара барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудинга, «Агропорт-хәләл» җәмгыяте директоры Дамир Замальдиновка, Кычытканлы авылы мәчете имамы-хатыйбы Сөләймән хәзрәт Мотаһировка илебез үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт хатларын тапшырды.

Алмаз Әхмәтшин, ифтар кунакларын сәламләп, аларны Рамазан ае белән тәбрикләде, сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге теләде. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгына аерым рәхмәтен белдерде һәм аңа Нурлат районында халыклар дуслыгын символлаштырган куб макетын тапшырды.

Вәгазь тәмамлангач кунаклар ифтарга килүчеләр белән бер рәттән тезелеп, Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә кичке намазны укыды, аннан соң барысы бергәләп юмарт өстәлләр артына җыелышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International