Алар шикәрчеләр микрорайоны мәчете җитәкчелегеннән ифтар мәҗлесенә чакыру алдылар.
Шикәрчеләр микрорайоны мәчете күптәннән Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге белән хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, ел саен гошер-садакны җыеп, алар начар күрүче нурлатлыларны яшелчәләр белән тәэмин итәләр.
Хәйрия ифтарында күрү буенча 10лап инвалид катнашты.