Комиссия әгъзалары берничә мөһим мәсьәләне карадылар.
Нурлат муниципаль районы Советының зур залында авыл җирлекләре башлыклары, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында 3 мәсьәлә каралды. Нурлат муниципаль районы территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне анализлау белән 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елның узган чоры нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча полиция начальнигы Гомәр Минһаҗев чыгыш ясады. Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-психиатр-наркологы Семен Федотов 2020-2022 елларда район халкының наркотиклар белән авыру динамикасы торышы турында сөйләде. Нурлат районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина гомуми белем бирү учреждениеләрендә наркотикларга каршы профилактик чараларны оештыру һәм үткәрү нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә узды.