"Киләчәк" балалар-яшүсмерләр спорт үзәгендә «Авто-рок» блиц-викторинасы узды

2023 елның 31 марты, җомга

30 мартта "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә «Авто-рок» блиц-викторинасы узды

«БАЛАлайк» түгәрәге балалары уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыттылар, юлда тормыш иминлеген тәэмин итү турында яңа белемнәр алдылар. Үзәкнең педагогы Рушания Мусина куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, ә Нурлат шәһәрендәге «БДД» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова балаларга истәлекле бүләк итеп тематик блокнотлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International