Бу юлы «Яз канатларында» район фестивален «Камыр Батыр» балалар бакчасы коллективы оештырды.
Катнашучылар нинди генә сыерчыклар оясын тәкъдим итмәгәннәр: зур һәм кечкенә, агачтан һәм металдан, әкият геройлары һәм транспорт чаралары рәвешендә... Монда ук «Камыр Батыр» балалар бакчасы педагоглары теләүчеләр өчен оригами техникасында кәгазь кошлар ясау буенча мастер-класслар да әзерләгәннәр.
"Без ел саен үзебезнең балалар бакчасында төрле экологик чаралар үткәрәбез, быел шәһәр һәм район балалар бакчаларын колачларга булдык», – дип уртаклашты балалар бакчасы мөдире Ләйсән Төхвәтуллина.
Жюри составына мәгариф бүлеге, Нурлат урманчылыгы вәкилләре, экологлар керде.
"Быел да сыерчык оялары фестиваленә бик күп эшләр килүе сөендерә. Алар барысы да оригиналь һәм иҗади рәвештә башкарылган»,-дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева.