Кычытканлы авылы социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен ифтар оештырды

2023 елның 31 марты, җомга

Кичә авыл мәчетендә ифтар ашы узды.

 

«Гармония» КСЦОН социаль хезмәткәрләре Нурия Минһаҗева, Рузалия Дәүләтшина һәм Гөлнур Хәсәншина өлкән яшьтәге авылдашларын карыйлар, барлыгы 21 кеше. Быел беренче тапкыр алар өчен ифтар мәҗлесе оештырырга карар иткәннәр, шулай ук мәчет аксакалларын чакырганнар. Барлыгы 40тан артык авылдашлары катнашты.

"Гадәттә ифтарны мин хатын-кызларны гына чакырып өйдә үткәрә идем,. Ә безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнар арасында өлкән буын ир-атлары да бар. Шуңа күрә быел авылыбызның социаль хезмәткәрләре белән берләшергә һәм һәркем өчен сөйләшү кичәсе оештырырга булдык. Бәхеткә, авыл мәчетендә барлык шартлар да бар», - дип уртаклашты Нурия Минһаҗева, Сүз уңаеннан, ул - 16 еллык стажы булган социаль хезмәткәр.

Ифтар мәҗлесе алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Сөләймән хәзрәт Мотаһиров вәгазьләр укыды, дини каноннар буенча намаздан соң ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым – аерым мул өстәлләр артына җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International