Бу юлы ачык тыңлаулар Дуслык, Самаренкин, Яшьлек микрорайонындагы Исемсез һәм Шикәрчеләр микрорайонының Завод урамнарына кагылды.
Фикер алышу Шәһәр мәдәният сараеның кече залында узды. Очрашуга шәһәрнең микрорайоннарында яшәүчеләр, җәмәгатьчелек, эшмәкәрләр, шәһәр хезмәтләре вәкилләре килде. Уңайлы булып күренеп торсын өчен шәһәр урам челтәренең презентациясе һәм план схемалары әзерләнгән.
Докладчы булып Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов чыгыш ясады. Чарада нурлатлылар үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерә алдылар.
Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, барлык төзелеш эшләрен август аенда тәмамларга планлаштыралар.