Нурлат районында кыр эшләренә керештеләр

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Чәршәмбедән районда язгы кыр эшләре башланды.

Беренче булып басуларга «Аксу-Агро» агрофирмасында һәм «Нурлат сөте» хуҗалыгында чыктылар. Беренче көнне үк 250 гектар уҗымнарны «Аксу-Агро»да, «Нурлат сөте»ндә 100 гектардан артык күпьеллык үләннәрне тукландырдылар.

Бу хуҗалыкларда эш шушы көннәрдә дә дәвам итә, районның башка хуҗалыклары да әзерлек сызыгында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International