Шимбә көнне, 1 апрельдә, нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылачак.
Кооператив урамындагы ярминкә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәргә тиеш.
Ярминкә иртәнге 7.00дә башлана.
Барлык сораулар буенча түбәндәге телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (84345) 3-19-28