Нурлат шәһәренең «Буратино» балалар бакчасы базасында «Яшь мастер» (BabySkills) чемпионаты узды.
Конкурс сигез компетенция буенча оештырылды: физкультура һәм спорт, мәктәпкәчә тәрбия, музыка җитәкчесе, инженер-төзелеш эше, лаборатория һәм химия анализы, кондитерлык эше, ЮХИДИ инспекторы һәм ресторан сервисы. Фестивальдә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 20 бала катнашты.
Константин Донсков «Әкият» балалар бакчасыннан «Инженер-төзелеш эше» компетенциясендә чыгыш ясады. Ул бу һөнәр турында белемнәрен күрсәтте, самолет конструкциясен тәкъдим итте.
"Мин лего дизайны белән шөгыльләнергә яратам, чөнки аннан йортлар, машиналар, самолетлар ясарга мөмкин. Мин авиаконструктор булырга телим", ди Константин.
Чемпионат уен, ярыш форматында узды. Катнашучылар өч модуль буенча чыгыш ясады: мәгариф, социаль-коммуникатив һәм практик. Һәр компетенция вәкилләренең биремнәре аерылып тора. Балалар иртәнге гимнастиканы, лаборатория тикшеренүләрен үзләре үткәрделәр, салат әзерләүдә ярыштылар һ. б.
"Без фестивальгә җентекләп әзерләндек. Аның максаты – балаларда төрле һөнәрләр, аларның роле турында күзаллауны үстерү. Бәлки, чара барышында балаларда аларның берәрсенә кызыксыну формалашыр һәм бу аларның киләчәктәге һөнәр сайлау карарына тәэсир итәр»,-дип уртаклашты «Буратино» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Людмила Емельянова.
Катнашучыларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде. Алар әйтүенчә, барлык балалар да биремнәрне яхшы үтәде һәм яхшы әзерлек күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр компетенциядә җиңүчеләр билгеләнде, аларны дипломнар белән бүләкләделәр.