Язгы каникул көннәрендә Нурлат педагоглары ГТО нормативларын тапшыра

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Шушы көннәрдә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына тагын ике шәһәр мәктәбе коллективы кушылды.

Нурлат районы мәктәпләрендә язгы каникуллар дәвам итә. Укучылар һәм педагоглар каникулларын файда белән үткәрәләр.

Мәсәлән, 1 һәм 8нче мәктәпләрнең педагогик коллективлары шушы көннәрдә ГТО нормативларын тапшырды. Барлык укытучылар да биремнәрне уңышлы үтәде, ә спорт чарасы аларга яхшы кәеф бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International