"Алсу" балалар бакчасы базасында Балалар китабы атналыгы уза

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Быел бу бәйрәм үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу язучы, Ватан педагогикасы классигы, рус милли мәктәбен оештыручы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү белән бәйле.

Бу уңайдан зурлар төркеменә йөрүчеләр Ясмин Фатихов, Рәсүл Нугаев, Александр Шмидт район театр постановкалары конкурсында катнашты.

Балалар А.И Хөснуллина. һәм З.Т.Савич. җитәкчелегендә "Дүрт теләк" мультфильмын әзерләде. Үз эшләрен Нурлат шәһәренең балалар китапханәсендә узган балалар китабының юбилей атналыгын ачуда якладылар. Анда алар 2нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International