Бүген Казанда КФУның мәдәниятара коммуникацияләр филологиясе институты базасында «Укытучы булу-шәп!» дигән психологик - педагогик сыйныфларда укучыларның I республикакүләм слеты узды.
Слетта катнашучылар өчен «Креатив педагогика» мәйданчыклары эше оештырылды.
Чарада Нурлат гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Шамил Гарифуллин катнашты. Ул 9нчы сыйныфтан соң Казан педагогия училищесына физик культура укытучыларын әзерләү бүлегенә укырга керергә ниятли.