Нурлат Җирлекара үзәк китапханә беренчеләрдән булып «Дуслык» белән дуслык» акциясенә кушылды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Учреждение хезмәткәрләре “Дуслык” (Дружба, Туслах) район газетасына бөтен коллектив белән язылды.

Китапханә коллективы ел саен язылу кампаниясендә актив катнаша. Быел да алар район газетасын яздыруда ярдәм иттеләр, икенче яртыеллыкка барлык 22 хезмәткәргә альтернатив язылу рәсмиләштерделәр.

Искәртеп узабыз, агымдагы ай ахырына кадәр альтернатив язылу бәясе – 500 сум, ә 1 апрельдән кыйммәтрәк -  520 сум булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International