Татарстан Республикасында «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча эшләр башкаруга әзерләнәләр.
"Ведомство карамагындагы барлык учреждениеләрдә урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары әзерләнгән. Шулай ук кирәкле урман культурасы инвентары сатып алынды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
-Быел яз иртәләде, апрель уртасында урман культуралары утырту сезонын ачарга ниятлибез».
"Башка эшләр дә алып барыла-бу стратификациягә орлык салу, үсентеләр әзерләү һәм питомникларның чәчү бүлекчәләрендә торф ваклары һәм көл кулланып кар эреүен тизләтү чаралары,-дип хәбәр итте Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. - Стратификация-урманнарны торгызуның әзерлек этапларының берсе, аның уңышының нигезе – сыйфатлы чәчү материалы булу, барлык гамәлләрне дөрес һәм эзлекле башкару».
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстанда «Эколо-гия» милли проекты буенча 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу планлаштырыла. Шулардан 1413 гектар мәйданда урман культуралары утыртылачак, 2092 гектарда табигый урманнарны торгызу, 4 гектарда катнаш урманнарны торгызу һәм 105 гектарда урман үстерү планлаштырыла.
Бу максатлар өчен узган ел питомникларда 33,95 млн.данә чәчүлек һәм үсенте үстерелгән, шулардан ылыслы токымнар – 25,5 млн. данә, яфраклы токымнар – 7,8 млн. данә, куаклар – 0,65 млн. данә.
"Утырту материалы урманны торгызу эшләрен башкару өчен дә, саклагыч урман утыртуларны салу өчен дә, табигатьне саклау акцияләрен оештыру өчен дә җитәрлек,-дип ышандырды ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Урманнарны яңадан үрчетү буенча барлык чаралар да яңа таләпләргә туры китереп, вакытында агротехник срокларда үтәләчәк".