23 мартта Самара өлкәсенең Кротовка авылында сугышчы-интернационалист Сергей Левчишин истәлегенә багышланган бокс буенча турнир старт алды.
Ярышларда Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан, Ырымбур һәм Самара өлкәләреннән 98 спортчы катнашты. Тренер Олег Власенко җитәкчелегендәге «Фанат» клубының яшь боксерлары катнашты һәм призлы урыннар яулады. 54 кг категориясендә Кирилл Иванов 3 урынны, Богдан Власенко 2 урынны алды. Адель Гыймадиев өч көрәш үткәреп, икесендә җиңү яулады һәм 30 кг категориясендә 2 урынны алды. Владислав Мамонтов өч көрәштә җиңү яулады һәм 32 кг категориясендә турнир җиңүчесе булды.