Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «НДФЛ һәм иминият взнослары буенча белдерү, тапшыру сроклары һәм тутыру тәртибе» темасына вебинарга чакыра.
Чара 28 мартта 10:00 сәгатьтә вебинар форматында узачак.
Спикер:
Арикова Гүзәл Рәшид кызы-Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы;
Трансляция барышында спикерларга кызыклы сораулар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак. Сорауларны шулай ук «Фикер алышу өчен сораулар» бүлегенә алдан җибәрергә мөмкин.
Катнашу өчен:
"Катнашам" төймәсенә басыгыз, чарага язылыгыз;
2 МБИС/с тизлектәге Интернет компьютер һәм Chrome браузеры (шулай ук iOs һәм Android өчен СБИС кушымтасында карарга мөмкин)әзерләгез;
вебинар алдыннан аңа сылтама ачыгыз һәм "Вебинарга күчү" төймәсенә басыгыз.
Катнашу бушлай.