Турнирда «Яшь шахматчы» түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар катнашты.
Кичә Нурлат шәһәренең «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә чираттагы «Шахмат каникуллары» шахмат турниры узды, анда үз осталыкларын әлеге уку елы башыннан бирле үзәк каршындагы түгәрәккә йөрүче 20 яшь шахматчы күрсәтте. «Яшь шахматчы» түгәрәгенең 4 төркемендә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 40тан артык бала өстәмә белем бирү педагогы Галия Мөхтәсимова җитәкчелегендә шөгыльләнә. Алар кагыйдәләрне, төп комбинацияләрне һәм хәрәкәтләрне, шахмат терминнарын өйрәнү белән генә чикләнмиләр, ә шулай ук үз гамәлләрен алдан уйларга, вакытны исәпләргә һәм ситуацияне, логик фикерләүне адекват анализларга өйрәнәләр. Балалар түгәрәккә рәхәтләнеп йөриләр, балалар иҗаты үзәгендә Моның өчен барлык шартлар бар – магнит һәм интерактив такталар, шахмат сәгатьләре һ. б.
"Бу инде икенче шундый турнир. Беренчесен без кышкы каникул вакытында үткәрдек. Бу вакыт эчендә балалар җитдирәк, дисциплиналырак булдылар. Уеннар барышында балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә, күпчелеге яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта ярышларның судьялары - район шахмат-шашка клубы вәкилләре Җәмилә Миңрахман кызы Мингалиева һәм Олег Васильевич Павлов билгеләп үтте", - диде Галия Вазыховна.
Малайлар арасында җиңүчеләр:
1 урын-Һадиев Айдар
2 урын-Шувалов Никита
3 урын-Мөхәммәтҗанов Кәрим
Кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Айсина Самира
2 урын-Ухванова София
3 урын-Абдулганиева Аида
Җиңүчеләр һәм призерлар балалар иҗаты үзәге грамоталары, шулай ук призлар алдылар. Барлык катнашучыларга патша һәм патшабикә татлы бүләкләр дә тапшырды.
Балалар монда язгы каникул вакытында да шахмат белән шөгыльләнүләрен дәвам итәчәкләр. Чөнки алда аларны яңа турнирлар көтә апрель аенда ук "Грани" үзәгендә шөгыльләнүче яшьтәшләре белән ярышлар планлаштырылган. Ә җәйге каникуллар алдыннан "Шахмат каникулларының" киләсе этабында очрашачаклар.