Менә инде җиде ел Нурлат муниципаль районы территориясендә яңа көч структурасы – Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте уңышлы эшли. Аның составында лицензия-рөхсәт эше хезмәте һәм ведомстводан тыш саклау бүлекчәсе бар. Росгвардия дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итә, җинаятьчелек һәм терроризм белән көрәшә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклый. Шул ук вакытта буйсынучы шәхси состав төбәк территориясендә һәм аннан читтә куелган теләсә нинди бурычларны үтәргә сәләтле.
Ведомствоның нәтиҗәле эшләве һәм аның яхшы техник җиһазлануы аркасында Нурлат муниципаль районы халкының һәм кунакларының куркынычсызлык дәрәҗәсе көннән-көн арта бара. Ведомстводан тыш сак саклана торган объектларда урлауга дистә елдан артык юл куелмаган. Үзенең һөнәри бәйрәмендә дә Росгвардия хезмәткәрләре үз хезмәт бурычын батырлык һәм фидакарьлек белән үтәячәк.