Нурлатлылар күрү буенча инвалидлар арасындагы республика ярышларыннан призлы урыннар белән кайтты

2023 елның 26 марты, якшәмбе

Алабугада шашка, шахмат һәм домино буенча ярышлар узды.

Нурлат командасын 8 кеше, шул исәптән Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары тәкъдим итте. Алар республиканың 9 районыннан 70ләп катнашучы белән ярышып яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Мәсәлән, Мария Кузьмина, Николай Евлейкин һәм Виталий Сидоров шашка буенча 2 урынны яулады, Камил Хәсәнов, Михаил Безруков һәм Җәмилә Мингалиева шахмат буенча шулай ук 2 урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International