Хуҗалыкта 10 баш эре мөгезле эре терлек асрала.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин шушы көннәрдә Бикүле авылында яшәүче Гафиятуллиннар гаиләсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды.
Гаилә 2020 елдан бирле эре мөгезле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә терлек санын 10га кадәр арттыра алганнар, шуларның 8е савым сыерлары. Авылдашлары билгеләп үткәнчә, гаилә башлыгы Фаил – һәрнәрсәгә оста. Хуҗалыкта барысын да үзе эшли, ферманы автомат су сибү белән җиһазландыра, видеокүзәтү камерасы урнаштыра, сыерларны савым аппаратлары ярдәмендә савалар. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин ел башында гражданнар җыенында бүләк иткән яңа сыер саву аппараты да гаилә өчен зур ярдәм булган. Гаилә шулай ук мини-ферма төзү программасы буенча субсидиягә дә дәгъва итә.
Үз планнары белән Фаил һәм Миләүшә Алмаз Сәлим улы белән дә уртаклаштылар.
"Сезнең шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен төп сыйфатыгыз бар – тырышлык. Аны үстерегез, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез. Сез дөрес юнәлешне сайлагансыз", - диде Алмаз Сәлимович.