РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Нурлат шагыйрен медаль тапшырылуы белән котлады

2023 елның 25 марты, шимбә

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов "Мин синең белән шигырьләрем аша сөйләшәм" шигырьләр җыентыгы авторы Нурлат шагыйре Александр Арзамасцевка котлау телеграммасы җибәрде.

Шушы көннәрдә Александр Владимировичка Россия Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган «Марина Цветаевага 130 ел» медале тапшырылды. Аны хәзерге рус әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшыралар.

Телеграммада Олег Викторович шагыйрьгә иҗади уңышлар, илһам һәм яңа казанышлар теләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International