Нурлат районының Якушкино авылында фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлауга керештеләр

2023 елның 25 марты, шимбә

ФАП җирле мәдәният йорты бинасында урнашкан.

Объекттагы эшләр барышы белән Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.

Бу атна башыннан Якушкино авылының ФАПы вакытлыча башка бинага күченгән, чөнки биредә капиталь ремонт башланган. Бинаны ремонтлау «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Бу -  әлеге программа буенча ремонт үткәрелә торган 9 сәламәтлек саклау объектының берсе. Район буенча программага барлыгы 6 ФАП, 2 участок хастаханәсе һәм бер табиб амбулаториясе кертелгән.

Якушкино авылында капиталь ремонт белән «Татпромстрой» подряд оешмасы шөгыльләнә. Төзүчеләр атна башында эшкә керештеләр. Алар бизәү эшләрен башкарачак, идәннәрне, санузелларны ремонтлаячак, түшәмне җылыту һәм ремонтлау белән шөгыльләнәчәк. Эшләрнең бәясе 510 мең сум тәшкил итә. Подрядчы оешма җитәкчесе Артем Агванян билгеләп үткәнчә, ремонт эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга планлаштыралар.

Алмаз Әхмәтшин, объекттагы эшләр белән танышып, күрсәтмәләр бирде, куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International