Егоркино авылы волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү өчен берләште

2023 елның 25 марты, шимбә

Егоркино авылы халкы район волонтерлары сафына кушылды: сугышчылар өчен алар урын-җир, кием тегәләр, җылы әйберләр бәйлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар.

Узган елның декабреннән авыл мәдәният йортының киң бинасы волонтерлык пунктына әверелгән. Авыл халкы бирегә мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәр өчен һәр көн иртәдән үк эшкә җыелгандай ашыга. Эш, чыннан да, кайный биредә.

Бүлмә уртасында берничә өстәл артында тегүче хатын-кызлар җыелышкан, һәркайсының үз эше. Зинаида Сергеева 74 яшьтә булса да эшсез утырырга күнекмәгән, солдатларга киемнәр тегүдә ярдәм кирәклеген ишетү белән, башкаларга кушылган. Өстәвенә, кайчандыр кисү һәм тегү курсларында алган күнекмәләре дә хәзер менә ярап куйган.

“Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!”-әлеге шигарь бу көннәрдә янә актуальгә әверелде. Шуңа да тылда гап-гади авыл халкы җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертү өчен берләшә. Һәм егоркинолылар кебек тынгысыз кешеләр күбрәк булганда, ул тизрәк килеп җитәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International