Традиция буенча, ярминкәләрдә продукцияне арзан бәядән җирле фермерлар һәм агропредприятиеләр тәкъдим итә. Ярминкәләрдә сатып алучыларга тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продуктлары кибетләргә караганда күпкә арзанрак төшә.
Бүген Нурлат районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре язгы ярминкәләр сезонын ача. Алар үз продукциясен Казанда тәкъдим итәләр.
Шулай ук үз продукциясе белән нурлатлылар казанлыларны 8 һәм 22 апрельдә сөендерәчәк, ә Нурлатта ярминкәләр 1, 15 һәм 29 апрельгә планлаштырылган.