Рамазан аеның беренче көнендә Сөләймановлар Нурлат районы халкы өчен ифтар мәҗлесләрен үткәрде

2023 елның 24 марты, җомга

Чаралар бер үк вакытта 21  торак пунктта узды.

 

Җирле инвесторлар Әхтәм һәм Рәис Сөләймановлар традиция буенча һәр ел саен Рамазан аен анда яшәүчеләр "АгроИнвест" идарәче компаниясендә эшләгән авылларда хәйрия кичәсеннән башлыйлар.

Кичә, 23 мартта, мөселманнарны җирле ифтар мәҗлесләренә чакырдылар.

Чулпан авылында яшәүчеләрне изге Рамазан ае белән "Сөләйманов Ә.И." КФХ башлыгы Әхтәм Сөләйманов котлады. Ул үзе һәм идарәче компания җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановтан хуҗалык хезмәткәрләренә агросәнәгать комплексында фидакарь һәм арымый-талмый эшләгән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, садака таратты.

Җирле мәктәптә юмарт өстәлләр артында 80нән артык чулпанлы ифтарга җыелды.

Халык ифтарны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Анда район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International