Нурлатлылар «ТАТМЕДИА» һәм ЮХИДИ киңәшмәсе эшендә катнашты

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген «ТАТМЕДИА» АҖдә холдинг филиалларының барлык җитәкчеләре, республика ЮХИДИ бүлекчәләре җитәкчеләре һәм БДД буенча муниципаль комиссия вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

Төп доклад белән ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов чыгыш ясады. Ул республика юлларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үткәргән профилактик операцияләргә җентекләп тукталды, массакүләм мәгълүмат чараларында алкоголь исереклеге билгеләре булган машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын яктырту мәсьәләләрен күтәрде, куркынычсызлык каешларын куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та алга таба хезмәттәшлек ягына үз аспектларын китерде. Ул журналистларның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә республика юлларында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны яктыртуда һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International