Кичә Нурлатта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә актуаль сораулар куелды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат муниципаль районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Денис Агеев транспорт дисциплинасын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү бүлегенең 2023 елның 2 ае эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова 2023 елның язгы каникул чорында Нурлат муниципаль районында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында сөйләде.
Шулай ук 2023 елның язгы чорында юлларны ябу, транспорт объектларында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү буенча эшнең торышы, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән гаризаларны карау мәсьәләләре каралды.