Кичә Нурлат аграр техникумы базасында ел саен үткәрелә торган “Театр яктылыкка илтә" республика иҗат конурсы узды.
Конкурсны үткәрү урыны булып Нурлат районы – Татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевның туган җире очраклы сайланмаган.
Конкурста 7 иҗат коллективы катнашты, алар барысы да республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар. Компетентлы жюри конкурсантларның спектакльләрен 7 критерий буенча бәяләде. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык иҗат коллективлары сәхнәдә оста уйнады.
Нурлат командасы жюрига "Һавада татар" спектаклен тәкъдим итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Минзәлә авыл хуҗалыгы, 2нче урынны Әлмәт политехник, 3 нче урынны Нурлат аграр техникумнары укучылары алды.