Нурлат коткаручылары язгы бозның куркынычы турында сөйләделәр

2023 елның 24 марты, җомга

Кешенең бозда куркынычсыз булуының төп шарты-аның калынлыгының куелган йөкләнешкә туры килүе.

Бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 см-дан ким түгел дип санала, әмма язгы бозда кар астында һәрвакытта да күренми торган уелдыклар барлыкка килә, бу сулыклар бозы өстендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз түгел.

Язгы чорда елгаларда һәм сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан түбәндәге төп кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк:

бозга чыкканчы, аның ныклыгына инаныгыз; онытмагыз, кеше суга батса, салкын шок нәтиҗәсендә, шулай ук бозлы суга эләккәннән соң 15-20 минуттан соң салкыннан үлә ала;

бозның нык булмавының типик билгеләре барлыкка килгән очракта: боз ярылу, кыйшаю, боз өслегендә суны күрсәгез, шунда ук ярга чыгыгыз, аякларыгызны киң җәеп, аларны боз өслегеннән аермыйча барыгыз, иң начар очракта сөйрәлегез;

 

- боз өстендә бер урында кешеләр һәм йөкләр җыелмасын;

- начар һава торышында томанда, кар, яңгыр, шулай ук төнлә бозда булу очракларын булдырмагыз;

боз өстендә йөрмәгез, уелдыкларны, бәкеләрне, боз кырыен урап узыгыз.

Бозда булу куркынычсызлыгына ышаныч булмаса яр буендагы куркыныч участокны урап узу яки сулыкның ышанычлы туңуын көтү яхшырак;

- бозның көчен беркайчан да сынап карамагыз.

 

73 нче ПСЧ инженеры Виктор Морозов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International