"Сәләт" балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Нина Михайловна Павлова "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзенең телеграмма-каналында Нина Михайловнаны бүләге белән котлады.
"Хөрмәтле Нина Михайловна, сезнең сынлы сәнгатькә хезмәт итүегез, үсеп килүче буынны традицион мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләү буенча зур хезмәтегез чиксез хөрмәт уята. Сезгә сәламәтлек, күп еллар дәвамында көр рух, яңа иҗади уңышлар телим!,-дип язган Алмаз Сәлимович.